10 мартка кадәр "Планетаның сәламәтлеге? Минем кулларда!" халыкара балалар иҗат конкурсы - 2018-2019 катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Катнашу өчен 17 яшенә кадәрге балалар чакырыла. Балаларга түбәндәге номинацияләр буенча иҗат эшләрен башкарырга тәкъдим ителә:
1. Сурәтләү сәнгате
2. Компьютер графикасы (экологик плакат)
3. Сын
4. Хэнд-мэйд
5. Видео
6. Әдәби әсәр
7. Волонтерлык эшчәнлеге.
Конкурс 2 яшь категориясендә уздырыла: 1 нче төркем: 0 – 12 яшьлекләр, 2 нче төркем: 13 — 17 яшьлекләр. Катнашу буенча тулырак - 8 (495)-981-30-03, 8 (925)-801-40-04 телефоннары һәм https://ecobez.ru/konkurs-zdorove-planety-v-moih-rukah/polozhenie-o-konkurse/ сылтамасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте