Экологлар Яр Чаллы предприятиесендә су җылыту казаны эшен туктатты

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Административ эзләтү эше барышында ачыкланганча, автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтүне һәм аларны ремонтлауны гамәлгә ашыручы оешма эш урынын пиролизлы су җылыту казаны ярдәмендә җылыткан. Утын яндырганда мичтә зарарлы матдәләр бүленеп чыга, алар төтен торбалары аша атмосфера һавасына эләгә. Әлеге пычрак матдәләрне чыгару теләсә нинди күләмдә һәм катнашмада тыелган. Әлеге факт буенча күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән срокта ачыкланган бозуларны бетерү чаралары күрелмәде, шуңа бәйле рәвештә Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан, билгеле булмаган затлар даирәсенең хокукларын яклап, шикаять гаризасы юлланды. Күрсәтмәне срогында үтәмәгән өчен, Яр Чаллы шәһәре суды карары нигезендә пиролиз мичендә утын ягып су җылыта торган казан эше туктатылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International