Займище бистәсе янында балыкларның һәлакәтен кисәтү буенча табигать саклау акциясе узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Суны кислород белән туендырырга һәм балыклар һәлакәтен булдырмаска. Бүген Яшел Үзән районының Займище бистәсе янында Идел елгасында узган табигать саклау акциясенең максаты шундый иде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре бергәләп 30 бәке тиште.

"Табигый суда кислородның түбән дәрәҗәсе балык һәлакәтенең сәбәбе булырга мөмкин. Ул суга атмосферадан үтеп керә һәм үсемлек организмнарының тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә суның үзендә дә өлешчә бүленеп чыга. Кышын калын боз катламы аркасында сулыкларда кислород запаслары кими, ә салкын чорда бәкеләр тишү суның кислород белән туенуына булыша", - дип сөйләде ТР Экология министрлыгының Үзәк ТИ инспекторы Рүзил Сибгатуллин.

Экологлар суны аэрацияләү акциясен ел саен үткәрә. Быел шулай ук шәһәрнең башка сулыкларында да мондый чаралар үткәрү ниятләнә.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International