ТР Экология министрлыгы төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасын үткәргәндә җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтләрне алга таба гамәлгә ашыру максатыннан, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасын үткәргәндә җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә.

Дәүләт экологик экспертизасы эксперты булып тикшерелә торган мәсьәлә буенча фәнни һәм (яки) гамәли белемнәре булган һәм фән, техника, технологиянең түбәндәге тиешле юнәлешләре буенча дәүләт экологик экспертизасын үткәрүгә аның үзе белән килештереп җәлеп ителгән белгеч тора ала:

әйләнә-тирә табигый мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү;

әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү;

атмосфера һавасын саклау;

су объектларын рациональ файдалану һәм саклау;

җитештерү һәм куллану калдыклары, икенчел чимал;

җирләрдән файдалану һәм саклау;

җир асты байлыкларын рациональ файдалану һәм саклау;

аеруча саклана торган табигый территорияләр һәм объектлар;

яшел утыртмаларны саклау;

урманнарны саклау һәм яклау;

хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану;

коммуналь хуҗалык;

энергетика;

ягулык сәнәгате;

металлургия;

химия һәм нефть химиясе сәнәгате;

машина төзү һәм металл эшкәртү;

оборона сәнәгате;

электрон һәм электр-техник сәнәгать;

агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате;

төзелеш материаллары сәнәгате;

җиңел сәнәгать;

азык сәнәгате;

медицина сәнәгате; микробиология сәнәгате;

полиграфия сәнәгате;

төзелеш;

     - гамәлдәге предприятиеләр, биналар, корылмаларның реконструкциясе, киңәйтү, техник яктан яңадан коралландыру һәм капиталь ремонты;

     - шәһәр төзелеше эшчәнлегенең төп юнәлешләре;

     - инженер һәм транспорт корылмалары һәм коммуникацияләре системасы;

     - тимер юл транспорты;

     - су транспорты;

     - һава транспорты;

     - автомобиль транспорты;

     - шәһәр транспорты;

     - юл хуҗалыгы;

     - йөк ташу, төяү-бушату эшләре;

     - күпләп һәм ваклап сату;

     - сәүдә һәм склад биналары;

     - халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү;

     - ирекле икътисадый зоналар;

     - дәүләт һәм муниципаль идарә.

Эксперт комиссиясе эшендә катнашырга, ватан һәм чит ил фәне һәм техникасының алдынгы казанышларын исәпкә алып, дәүләт экологик экспертизасына тапшырылган материалларның бөтен яклы, объектив, тулы һәм комплекслы анализын гамәлгә ашырырга, аларның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив-хокукый актларына туры килүен билгеләргә әзер белгечләргә, 21.12.2018 елдан да соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына (420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75) яки Liliya.Zakirova1@tatar.ru электрон почтасына кушымтада бирелгән АНКЕТА буенча (бланкны http://eco.tatarstan.ru/rus/gosudarstvennaya-ekologicheskaya-ekspertiza.htm сылтамасы аша күчереп алырга мөмкин) мәгълүматны җибәрергә кирәк.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International