Су янында төземә! Долгое күленең яр буе зонасындагы койма экологлар күрсәтмәсе нигезендә сүтелде

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

“Төзүче” бакча ширкәте әгъзалары экологларга мөрәҗәгать итте: бер бакча кишәрлегенең хуҗасы Долгое күленә ирекле үтеп керүне чикли торган койма торгызган. Территорияне тикшерү Су законнарының бозылуын раслады. "Су объектының яр буе полосасында мондый бозу очрагы беренче тапкыр гына очрашмыйбыз: күршеләр, бер-берсеннән күреп, коймалар төзи, өстәвенә биредә табигать тә бик гүзәл", - дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең дәүләт инспекторы Мондый хилафлыкка юл куйган физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12 статьясының 1 өлеше ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү") буенча административ эзләтү эше уздырылды. Гражданинга штраф салынды һәм койманы сүтү турында күрсәтмә бирелде, ул срогында үтәлде. Хәзерге вакытта су объектына киртә булып торучы койма сүтелгән.   

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International