Ә Сез кайсы уникаль хайваннарны беләсез? Түбән Кама балаларына - рекордчы хайваннар һәм аларның тереклек итү ареалы турында...

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Җирдә урманнарның роле нәрсәдә һәм планетадагы кайсы хайван иң җитезе? ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечеләре 21 нче урта мәктәпнең 4 нче сыйныфында укучыларга әйләнә-тирә дөнья, аның күптөрлелеге һәм рекордлары турында сөйләде. "Урманнар коры җирләрнең өчтән бер өлешен биләп тора, бу 40 млн кв км тирәсе, һәм аларның нибары 7%ы гына кеше кулы белән утыртылган", - дип билгеләде экологлар. Баксаң, балалар урманның планетаның үпкәсе дип аталып йөртүен белә икән: "Углекислый газны йотып, яшел үсемлекләр кислород бүлеп чыгара, алга таба без аны сулыйбыз", - дип билгеләде балалар. Эко-дәрес барышында яшь түбән камалылар планетадагы яшел хәзинәнең хайваннар дөньясы турында белде: Төньяк һәм Көньяк Американың тропик урманнарында Җирдәге иң кечкенә кош - колибри яши, ә иң зур елан - анаконда. Яңа материалны яхшырак үзләштерү өчен укучыларга уникаль хайваннар һәм ландшафтлар сурәте белән картинкалар күрсәтелде, буяу өчен рәсемнәр таратылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International