2018 елда Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына 10457 хәбәр алынды. Аларның күпчелеге – 5599 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1327 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1300 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2231 мөрәҗәгать алынды.
Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:
түбәндәге элемтә каналлары буенча:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте