ТР Экология министрлыгында Татарстан Республикасында "Экология" стратегик үсешенең төп юнәлеше буенча Ведомствоара проект офисы утырышы булды

2018 елның 7 декабре, җомга

Утырыш Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский җитәкчелегендә узды. Чара барышында "Экология" стратегик үсешенең төп юнәлеше буенча ведомствоара проект офисы турында нигезләмә каралды һәм расланды. Көн тәртибендәге төп тема "Экология" илкүләм проекты составына керүче федераль проектларның максатларына, күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешүне тәэмин итүче төбәк проектларының паспортларын эшләү мәсьәләләре каралды. Киләсе өч елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасына 4,75 млн сум акча расланган, ул "Экология" ИПның 3 федераль проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк:  "Чиста су"; "Иделне савыктыру"; "Урманнарны саклау".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International