Бер көн эчендә Татарстан экологлары су саклау зонасында 20 бозу очрагын ачыклады

2018 елның 7 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары "Садовод-НК" бакчачылык җәмгыяте вәкиле белән берлектә Соболеково күлен мониторинглау максатында рейд уздырды. Рейд барышында инспекторлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керә алу мөмкинлеген тәэмин итү шартларын үтәмәү") буенча һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 статьясы ("Су объектын үзирекле рәвештә биләп алу яки аннан билгеләнгән таләпләрне бозып файдалану") буенча 20 хокук бозу урынын ачыклады. Хокук бозу фактлары буенча экологлар тарафыннан экологик тикшерү акты төзелде, су кисеменнән коймага кадәр аралык үлчәнде. Әлеге җир кишәрлекләренең хуҗалары ачыкланачак. Тикшерү нәтиҗәсендә административ хокук бозуларга катнашы булган затлар җаваплылыкка тартылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International