Экология министрлыгында хезмәттә үз-үзеңне тотуга карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җитәкчелегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Утырыш барышында комиссиянең 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2019 елда эш планы турында сүз барды.

Чарада ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Рөстәм Гаязов, К(И)ФУ ЮББ ФДАМУ Дәүләт һәм муниципаль идарәнең иң югары мәктәбе директоры киңәшчесе Галина Жирнова, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Евгений Игонин, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.       

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International