Шәһәрнең "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларга бүген Җирдә яшәешнең барлыкка килүе һәм үсеш алуы турында сөйләделәр. Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында экологик-агарту чарасын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре һәм "Казан Кремле" Татарстан музей-тыюлыгының Табигый тарих музее хезмәткәрләре уздырды. Дәрес барышында балалар беренче тере организмнар турында белде, шулай ук безнең көннәргә кадәр сакланып калган аммонит кабырчыкларын үз күзләре белән күрде. Алган белемнәрне тәҗрибәдә беркетте - балаларга дәресләрдә алынган белемнәрдән чыгып ясалган гипс моллюскысын буярга тәкъдим ителде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ветераны Елена Гыйльмиҗанова өлкән төркемдәге балаларның һөнәри ориентациясе белән шөгыльләнү тәкъдиме белән үзәк хакимиятенә һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итте. "Яңа проект кысаларында без эколог һөнәре һәм аның әһәмияте турында аңлатачакбыз. Ел дәвамында балалар өчен очрашулар, экологик объектларга, табигать ядкәрләре территорияләренә сәфәрләр, шулай ук Министрлыкның экологик лабораториясенә экскурсияләр оештырылачак. Бәлки, балаларның кайсы да булса әлеге эшчәнлек белән мавыгып китәр һәм нәтиҗәдә булачак экологларны үстерә алырбыз. Балаларга киләсе елның гыйнварында керешергә ниятлибез", - дип билгеләде Елена Гыйльмиҗанова. Әлеге идеяне ата-аналар һәм мөгаллимнәр шатлык белән күтәреп алды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте