Куркынычсыз утильләштерү. Россиядә автомобиль шиннарының легаль булмаган чүплекләрен бетерү проекты эшли башлады

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Куркынычлы калдыкларны күмүдән экологик зыянны киметү һәм экологик куркынычсыз утильләштерүне популярлаштыру максатларында Россиядә автомобиль шиннарының легаль булмаган чүплекләрен бетерү проекты эшли башлады. Утильгә озатылырга тиешле хуҗасыз шиннарның стихияле күчләре, чыгарылып кына калмыйча, махсус предприятиеләрдә резин валчыкларына эшкәртеләчәк, түбә ябу материаллары яки битум пластигы составына эләгәчәк, су сиптерүнең тамчы тамызу системасына яки эшләнмәләрнең бүтән төрләренә әвереләчәк.

Билгеле булганча, эксплуатация срогын узган шиннар җирдә йөз елдан артык таркала, туфракны һәм грунт суларын пычрата. Россиядә ел саен миллион тоннадан артык яраксыз покрышка ташлана, шуның нибары 20-25%ы гына экология өчен куркынычсыз ысул белән эшкәртелә.  2019 елның 1 гыйнварыннан башлап Россиядә шиннарны күмү рәсми рәвештә тыела.

2011 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган шиннарны бушлай кабул итү программасы нәтиҗәсендә Мәскәү төбәгендә 2.5 миллионнан артык покрышканы эшкәртүгә озату мөмкин булган. Оештыручылар ышана: яңа акция башка нәтиҗәле механизмны эшләтеп җибәрәчәк - булган чүплекләрне бетерү мөмкинлеген бирәчәк.

Шин чүплеге бетерелсен өчен, 2018 елның 20 декабренә кадәр shina@eko-fond.ru  электрон почта адресына чүплекнең төгәл адресын (килү схемасы яки координаталары белән), чүплекнең фотосын (күләмен раслау өчен берничә ракурстан, ул тиешле транспортны әзерләү өчен кирәк) җибәрергә, шулай ук элемтә өчен белешмәләр күрсәтергә кирәк. Шин чүплекләре турында һәркем хәбәр итә ала: төбәк һәм муниципаль хакимиятләр, экологик күзәтчелек органнары, иҗтимагый экологик оешмалар, волонтерлык берләшмәләре, битараф булмаган гражданнар. Иң актив эковолонтерлар бүләк алачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проект кысаларында кимендә 10 тонналы (автомобиль фурасы) иске шин өемнәре бетерелә. Бу, якынча, 250 йөк яки 1000 җиңел машина покрышкасы дигән сүз. Шиннар туфрак, төзелеш яки коммуналь калдыклар белән катышмаган булырга тиеш, югыйсә аларны аралап алуы мөмкин булмаячак. Җиңел машина шиннары да, 1.3 метрга чаклы йөк машинасы шиннары да утильләштереләчәк.

Проект турында тулырак мәгълүматлар белән nokiantyres.ru һәм eko-fond.ru сайтларында яки 8-800-700-35-06 (Мәскәү вакыты белән: 9.00-18.00) кайнар линия телефоны буенча танышырга була.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International