Бөгелмәдә Казан предприятиесе территориясендә экологлар тарафыннан өем-өем көнбагыш кабыгы һәм биналарны сүтүдән калган калдыклар ачыкланды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыны Бөгелмә шәһәренең Ленин урамында вертолет ярдәмендә ачыкланды.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары салкын килеш сыктырыла торган көнбагыш мае җитештерү белән шөгыльләнүче Казан юридик затына (заводка) карата административ эзләтү эшен кузгатты.

Инспектор Мәдинә Усманова сөйләгәнчә: "Әлеге заводның төп эшчәнлеге барышында күп күләмдә көнбагыш кабыгы барлыкка килә, алар алга таба урамга предприятие территориясенә чыгарыла. Әлеге калдык, атмосфера явым-төшемнәре һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешкә кереп, чери башлый, начар ис бүлеп чыгара. Юридик зат бу калдыкны утильләштерми, ә шул рәвешле 412,5 кв.м мәйданлы территориядә туплап бара". 

Моннан тыш, территориядә өем-өем калдык (кирпеч, бетон, асфальт һ.б.) ачыкланды, алар, хокук бозучы тәкърарлаганча, иске биналарны һәм корылмаларны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу хәл "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 2001 ел, 10 гыйнвар, № 7-ФЗ федераль законның 51 ст. бозу булып тора. Территорияне карау барышында ачыкланганча, каты өслектә ачык җирлектә СанПиН 2.1.7.1322-03 (3.7 п.) таләпләрен һәм "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 ел, 24 июнь, № 89 федераль законны (11 ст.) бозып, гомуми мәйданы 1592 кв.м. булган урында  асфальт һәм асфальтбетон түшәмә ломы, бетон эшләнмә ватыклары, кирпеч ватыклары, көнбагыш кабыклары вакытлыча сакланган. Ягъни калдыкларн ачык җирлектә саклаганда әлеге урын периметры буенча туфрак өеме, автоном чистарту корылмалары булган явым-төшем суларын кабул итүче җайланмалар белән әйләндереп алынмаган, өстендә әвеслек (брезент) юк, әлеге мәйданчыкның өслеге химик тотрыклы түшәмә белән тәэмин ителмәгән. Әлеге хокук бозу очрагы өчен юридик затка карата инспектор тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" 8.2 ст. буенча административ беркетмә төзелде. Хокук бозучыга 100 мең сум күләмендә штраф яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International