Рөхсәт ителгән чикне узып. Лицензия таләпләрен бозган компания 150 мең сум күләмендә штраф түләячәк

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында лицензияле кишәрлеккә карамаган урында комлы-вак ташлы катнашма алыну фактын теркәде. "Глонасс" мәгълүмат-навигация системасы ярдәмендә билгеләнгәнчә, 27 августтан 28енә кадәр "Донской-193" җир снаряды бирелгән кишәрлектән читтә җир асты байлыкларын эшкәрткән, шул рәвешле бирелгән лицензия таләпләрен бозган. Әлеге факт буенча юридик затка карата экологлар Административ хокук бозулар кодексының 7.3 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзеде. 150 мең сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International