2018 елда Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына 10351 хәбәр алынды. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора. Барлык хәбәрләрнең 54%ы "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша килде. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1303 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 1280 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2177 мөрәҗәгать алынды.
Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:
түбәндәге элемтә каналлары буенча:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте