Бүген Ютазы районының Урыссу бистәсендә гражданнарны кабул иткәндә атмосфера һавасын саклауны тикшереп тору, нефть шламы амбарларын бетерү, эко-сыйныфларда белем бирү процессын технологик тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Татар табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары - Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров халык белән очрашты. Кабул итү барышында табигатьне саклау законнары, экологик хокук бозулар өчен җаваплылык һәм экологик бәхәсләрне хәл итү тәртибе буенча җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.
Ютазы районына эш сәфәре кысаларында Фаяз Шакиров һәм Илсур Гыйльметдинов шулай ук Урыссу кирпеч заводында булды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте