Кайсы гына батареяны алсак та, аңарда аркылы сызылган контейнер рәсемен күрергә мөмкин. Безгә шул рәвешле бу әйберне гадәти чүп чиләгенә ташларга ярамаганлыгын аңлаталар, чөнки галимнәр раслаганча, һәр батарея 100 ел таркала һәм 20 кв. м. туфракны агуларга сәләтле. Көндәлек тормышта без даими кулланган ток чыганакларында иң куркыныч авыр металлар бар (кадмий, цинк, марганец, калий һ.б.лар). Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе файдаланылган батареяларны җыюга юнәлтелгән экологик акция оештырды. Ике көн эчендә биш литрлы алты савыт җыелды. Тиздән батареяларның яңа партиясе махсус эшкәртелүгә җибәреләчәк. Акция эзсез узмас, олылар һәм балалар үз тәртипләре турында ныграк уйланыр һәм аларның экологик тәрбия дәрәҗәсе артыр, дип ышанабыз.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте