30 меңлек штраф һәм чүплекне бетерүгә бер ай. Экологлар Бөгелмә эшкуарын җаваплылыкка тартты

2018 елның 30 ноябре, җомга

Һавадан күзәтү барышында Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамында калдыкларны санкциясез урнаштыру ачыкланган.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тауарлар төргәкләү өчен пластмасс эшләнмәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба сату һәм җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарга карата административ эш кузгаткан.

Территорияне карау барышында анда бетон эшләнмә ватыкларының, полиэтилен, рубероид, линолеум калдыкларының һәм төзелеш кирпече ватыкларының ачык рәвештә өелеп ятуы ачыкланган. Чүпләү мәйданы 669,85 кв.м. тәшкил иткән. Моннан тыш, 144,6 кв.м. мәйданда калдыклар туфракка ташланган, бу исә "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 2001 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ санлы ФЗның 51 маддәсен бозу санала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шулай ук ачыкланганча, каты өслектә калдыкларны ачык җирлектә вакытлыча  өеп саклаганда СанПиН 2.1.7.1322-03 (п.3.7) һәм "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89 санлы ФЗ (ст.11) таләпләре үтәлмәгән. Калдыклар вакытлыча саклана торган мәйданчык периметры буенча киртәләр, автоном чистарту корылмалары булган агынты сулар улаклары челтәре белән җиһазландырылмаган, япмасы (брезент), мәйданчыкның өслегендә химиягә чыдам катламы юк. Әлеге законны бозган өчен инспекторлар тарафыннан шәхси эшкуарга карата "Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. 30 мең сум күләмендә штраф салынган, шулай ук бер айда әлеге хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International