Балалар күзлегеннән - экология. 1 мартка кадәр "Табигатьне сакла" плакатлар конкурсына заявкалар кабул ителә

2018 елның 30 ноябре, җомга

Сабый йөрәге игелек өчен ачык булганда, экологик тәрбияне башларга кирәк. Балаларга аларның табигатьтән көчлерәк булуын һәм шуңа күрә аны якларга, сакларга һәм кайгыртырга тиешлекләрен күрсәтү мөһим. "Ясная поляна" Л.Н.Толстой музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы, экологик тәрбия максатларында, "Табигатьне сакла" дигән халыкара балалар иҗаты бәйгесе үткәрә. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, "экология, хайваннарны һәм әйләнә-тирәлекне яклау, кеше белән табигатьнең үзара йогынтысы, гомумән, Җирдә яшәү кагыйдәләре темасына һәрвакыт ихтыяҗ бар. Ә дөньяга дөрес карашны рәсемнәрдән дә аңлаешлырак итеп нәрсә күрсәтеп бирә алсын. Әгәр бала үзе ясаган икән, бу әле аның аңына да сеңеп кала". 2019 елның 1 мартына кадәр экологик тематикага плакатлар һәм флайерлар кабул ителә. Рәсемнәр акварель буяулар, төсле каләмнәр, пастель, тушь яки графит белән ясалырга мөмкин.

Конкурс җиңүчеләренә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Конкурста катнашуга заявканы теләсә кайсы яшь төркемендәге бала бирә ала.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International