Бүген ТР Экология министрлыгында инспекторлык составы укытылды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Инспекторлык составының квалификациясен үстерү максатларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында "Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге" темасы буенча укыту уздырыла. Бүген министр Александр Шадриков рәислегендә Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров һәм Росприроднадзорның ТР буенча идарәсе вәкилләре инспекторлар өчен укулар уздырды.

"Министрлык инспекторлары үз эшендә табигать саклау органнары белән дә, прокуратура органнары белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Федераль һәм республика закон актларына ел саен кертелә торган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, булган белемнәрне даими актуальләштереп торырга кирәк. Әлеге техник укыту шул максатларда оештырыла да инде", - дип билгеләде Александр Шадриков.

Очрашу кысаларында белгечләр әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшләр буенча административ һәм җинаять эзләтү эшләренә, табигать саклау законнарындагы төп таләпләрне һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексы таләпләрен үтәүгә кагыла торган мәсьәләләрне карады.

Техник укыту 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International