ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы чыгарган штрафларны түләү, шулай ук табигатьтән файдаланучы предприятиеләр тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә тискәре зыян өчен түләтүләр экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелә. Килгән барлык акчалар, ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, муниципаль районнарның Башкарма комитетлары тарафыннан табигать саклау чараларын уздыру өчен кулланыла. Әйтик, мисал өчен, Әлмәт районының 30 авыл җирлеге халкыннан каты коммуналь калдыкларны җыю һәм утильләштерү системасын оештыру максатларында бункер мәйданчыкларын кору проблемасы хәл ителгән. Асфальт түшәү, һәр объектка бункер урнаштыру һәм, җыелган чүп җил белән таралмасын өчен, әлеге мәйданчыкларны челтәрле койма белән җиһазлау эшләре уздырылган. Халыктан алынган күп санлы гозерләр буенча килгән акча хисабына шулай ук Югары Акташ авылыннан агучы Әрзә елгасының һәм Урсалы микрорайонында Урсалы елгасы төбен чистарту һәм тирәнәйтү эшләрен башкару мөмкин булган. Моннан тыш, якын киләчәктә Кәләй т.п. биологик чистарту корылмалары (җитештерүчәнлеге 100 куб.м.) төзелер дип көтелә – проект-эзләнү эшләре уздырылган. Шулай ук Кәләй станциясе авылындагы чистарту корылмаларын үзгәртеп кору планлаштырыла, Түбән Мактама поселогындагы Мактама елгасы үзәнен чистарту күздә тотыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте