Һавадан күзәтү барышында экологлар Чистай районында берничә закон бозуны ачыклаган

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Чистай районы территориясен һавадан күзәтү барышында шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә җитештерү һәм куллану калдыкларын (тауар бетонын җитештерү калдыклары) санкциясез урнаштыру очраклары ачыкланган. Шулай укТатарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары гомуми 180 кв.м.лы мәйданда туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу һәм күчерү фактын теркәгән. "Блок-Мастер" ҖЧҖнә һәм җаваплы вазыйфаи затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 ст. 1 өлеше һәм  8.6 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгатылган. Дәлилләр алу максатыннан, Дәүләт теркәве, кадастар һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Муниципалитетара бүлегенә запрос ясалган.  4 беркетмә төзелгән (РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше һәм РФ КоАП 8.6 2 өлеше буенча юридик затка ике беркетмә һәм РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше һәм РФ КоАП 8.6 2 өлеше буенча вазыйфаи затка ике беркетмә) һәм юридик затка карата РФ КоАП 8.6 2 өлеше буенча 40 000 сум; РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше буенча - 30 000 сум; вазыйфаи затка РФ КоАП 8.6 2 өлеше буенча - 10 000 сум; РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше буенча - 50 000 сум - карарлар чыгарылган. Шулай ук 118,755 мең сумлык гомуми суммага ике төр зыян белдерелгән. Юридик зат, төгәлрәге "Блок-Мастер" ҖЧҖ, мондый карар белән килешмичә, Чистай шәһәр судына карар буенча шикаять тапшырган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шикаять канәгатьләндерелмәгән, карарлар законлы, дип танылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International