Балык Бистәсе районының Масловка һәм Анатыш авылларында көнкүреш калдыкларының санкциясез ике чүплеге бетерелде. Аларның гомуми мәйданы - 58 кв.м., күләме 11 куб. м. тәшкил итте. Ике чүплекне дә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һавадан күзәтү барышында ачыклаган. Хәзерге вакытта районның башкарма комитеты тарафыннан, махсус техника кулланып, территория тиешле санитар-экологик торышка китерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте