Чираттагы законсыз чүплек бетерелде

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Актаныш районы Усы авыл җирлегенең Качкын торак пунктында экологик мониторинг барышында төзелеш һәм көнкүреш чүбе рәвешендә җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеге ачыкланган. Чүпләнгән территория мәйданы 550 кв.м. тәшкил иткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Усы авыл җирлеге башлыгына ачыкланган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Күрсәтмә вакытында үтәлгән, чүплек оештыруны тыю билгесе куелган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International