Без табигать белән дус, безгә чүп кирәк түгел! Тукай районында педагоглар өчен конференция узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Чүпләмәгән җирдә генә түгел, чүп белән ничек дөрес эш итәргә икәнен белгән җирдә дә чиста. Калдыклар проблемасы бүген кешелек юлыккан иң мөһим экологик проблемаларның берсе. Ясалма материаллар пәйда булганнан соң, безнең калдыклар чүплекләрдә дистәләрчә һәм йөзләрчә еллар ятып, җирне, суны һәм һаваны пычрата. Әлеге тема буенча Татарстан Республикасы Тукай районының Иске Дөрес башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә Тукай районы педагогик хезмәткәрләренең төбәк конференциясе узды. Экологик тәрбияне мәктәп яшеннән башларга кирәк, чөнки бу вакытта алынган белемнәр киләчәктә ныклы инануларга әверелә ала. "Калдыкларны аерым җыюга халыкны күпләп ничек җәлеп итәргә? Чүп күләмен ничек киметергә? Балалар әлеге проблеманы хәл иткәндә ничек булыша ала?" - мондый сораулар бу чарада торган саен ешрак яңгырады. Конференция кысаларында икенчел чималдан эшләнмәләр, экологик темага рәсемнәр, гәзеталардан кәрҗиннәр үрү буенча оста дәресләре тәкъдим ителде.  Калдыкларны аерым җыю - әйләнә-тирә мохиткә экологик йөкләмәне киметүнең бер ысулы. Безнең чүп чиләкләрендә булган нәрсәләр, нигездә, дүрт өлештән тора: органик калдыклар (ризык калдыклары), пластик, пыяла һәм кәгазьдән. Бу материаллар икенчел эшкәртү өчен яраклы. Калдыкларны аеру принцибы тормышны шактый җиңеләйтә ала - аерым кешеләр дәрәҗәсендә дә, дәүләт дәрәҗәсендә дә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International