Судан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 80 мең сум. ТР Югары суды карар чыгарды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

80 мең сумлык штраф һәм җитешсезлекне бетерү өчен бер ай вакыт. Татарстан Республикасы Югары суды Каратай елгасын пычратуга карата Татарстан предприятиесенең катнашы булуы турында экологлар позициясен хуплады.

Быелның июлендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары су объектында пычратучы матдәләр күләменең артык булуын ачыклады. Камил булмаган чистарту системасы суда аммоний, нитритлар, фосфатлар һәм сульфатлар буенча чик дәрәҗә рөхсәт ителгән катнашмаларның артуына китергән. Судан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен юридик затка карата инспекторлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмә төзеде һәм штраф билгеләде. Ләкин бу карар белән риза булмаган гаепле затлар судка мөрәҗәгать итте. Лениногорск шәһәре суды һәм ТР Югары суды карары нигезендә предприятие гаепле дип танылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International