Гаеплеләр табылды. Яр Чаллыда тоз эретмәсе ташлауга чик куелды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Алма" коммерциясез бакчачылык ширкәтендә урнашкан җир кишәрлегенә тоз эретмәсенең түгелүе турында гражданнардан килгән мөрәҗәгать нигезендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан административ эзләтү эше кузгатылды. Инспекторлар туфрактан пробалар алды, тикшерүләр нәтиҗәсендә билгеләнә торган матдәләрнең (сульфат - ион, хлорид - ион) катнашмаларының арту факты билгеләнде. Күпләп яңгыр яуган чорда предприятие территориясеннән, вал салынган урыннар юдырылуга бәйле рәвештә, составында җитештерү тозы булган яңгыр агынтылары ташланган, нәтиҗәдә бакча кишәрлеге туфрагы химия белән пычранган.   Гаепле зат 8.6 ст. "Җирләрне бозу" буенча җаваплылык тотачак. Эшкуарга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм хокук бозуга китерә торган сәбәпләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде.  Эшкуар күрсәтмәне үтәгән, шулай ук бозылган җирләр рекультивацияләнгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International