Экология һәм география өлкәсендә "Бәллүр компас" премиясенә конкурс игълан ителде

2018 елның 23 ноябре, җомга

"Бәллүр компас" илкүләм премиясенә җиденче заявка кампаниясе старт алды. Катнашу өчен заявкалар география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларын тормышка ашырган Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең гражданнарыннан, иҗади берлекләрдән, үзебезнең ил һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләреннән кабул ителә.

Ел саен уздырыла торган конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләрне 11 номинация буенча билгеләячәкләр:

- Фәнни хәрәкәт (илкүләм география, экология, этнография, өлкәне өйрәнү өлкәсендәге тикшеренү);

- Мәгърифәт (география, экология, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыру өлкәсендә мәгариф программасы; фәнни-популяр лекторийлар, форумнар, яшьләр өчен лагерьлар оештыру һәм уздыру, мәгърифәтләүче фильмнар һәм башка төрле мультимедия проектлары ясау);

- Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект (экологик җаваплы үзаң формалаштыруга; табигатьне, табигый һәм мәдәни ландшафтларны саклауга юнәлдерелгән проект);

- Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты (әйләнә-тирәлекне саклау һәм торгызу; куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү; җитештерүдә ресурсларны сак куллану өлкәсендәге проект);

- Сәяхәт һәм экспедиция (уникаль сәяхәт, экспедиция оештыру һәм уздыру);

- ММЧда иң яхшы яктырту (җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруга, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән мәкаләләр, радио һәм телетапшырулар, фильмнар сериясе);

- Басма (Россиянең табигый, археологик, мәдәни объектлары турында фәнни-популяр китап, тематик басма, китаплар сериясе, фотоальбомнар, открыткалар комплекты; уникаль китапларны яңадан бастырып чыгару);

- Фотохезмәт (тематика буенча фотохезмәт, сурәтләр сериясе);

- Гражданлык позициясе (мәдәни мирасны саклауга шәхси өлеш өчен премия. Премиягә күрсәтү заявка белдергән катнашучылар арасыннан экспертлар советы әгъзалары инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

- Иң яхшы төбәк проекты (Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекләре тарафыннан күрсәтелгән социаль-мәгълүмати агарту проекты);

- Җәмгыятьтә танылу (җиңүче Премия сайтында интернет аша тавыш бирү юлы белән ачыклана).

Катнашу өчен теркәлү формасын тутырырга (аны премия сайтыннан яздыртып алырга мөмкин: http://rus-compass.ru/), ирекле формада презентация әзерләргә, фото беркетергә һәм материалларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: premiya.compass@mail.ru. Кәгазьгә чагартылган рәвештәге материалларны почта аша җибәрергә: 350051, Краснодар ш., Рашпилевская ур., 333, а/я 1777 ("Алучы" графасында "Бәллүр компас" илкүләм премиясе" дип күрсәтергә кирәк). Заявкалар тапшыру кампаниясе 2019 елның 10 февралендә төгәлләнәчәк. Финалистларның исемнәрен 2019 елның апрелендә игълан итәчәкләр, иң яхшы инициатива авторларына бәллүр һәм көмеш статуэткалар биреләчәк.

Конкурсның оештыру комитеты телефоннары: +7 (800) 700-18-45, +7 (861) 213-10-61.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International