Бүген Александр Шадриков ТР югары белем бирү йортларының гуманитар һәм социаль-икътисадый фән кафедралары мөдирләре белән очрашты

2018 елның 23 ноябре, җомга

Бүген республиканың югары белем бирү йортларының гуманитар һәм социаль-икътисадый фән кафедралары мөдирләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлегендәге төп юнәлешләр белән танышты. ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашында белем бирү йортлары вәкилләре белән очрашуны министр Александр Шадриков уздырды. Стратегия-2030 социаль-икътисадый үсешен билгели торган Татарстан Республикасының төп документындагы экологик аспектлар турында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов сөйләде. Экология өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау тәҗрибәсе һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмттәшлек итү турында министр урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сөйләде. Очрашу барышында "Экология" илкүләм проекты кысаларында табигать саклау программаларын финанслау, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге эшчәнлек һәм яшьләрнең экологик хәрәкәтләренең эше турында да фикер алышынды. "Чиста булачак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова студентлар белән тагын да активрак хезмәттәшлек итү зарурлыгы турында билгеләде.

"Уртак проектларны алга таба гамәлгә ашыру, безнең чыгарылышларга булышу өчен Сездән тәкъдимнәр ишетәсе килә. Теләсә нинди эшнең нәтиҗәсен диалог билгели, фәндә бу аралашуга махсус урын бирелә, - дип ассызыклады Александр Шадриков. - Мондый очрашулар гадәткә әйләнер дигән өмет белдерәм".

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International