Түләнмәгән әҗәт – урынга чыкмау бәласе. Суд карары нигезендә Бөгелмәдә яшәүче РФ чигеннән уза алмаячак

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Табигатькә булган бурычлары өчен чит илгә чыгуны чикләү. Бөгелмә шәһәре судында Бөгелмәдә яшәүчегә карата шундый җәза чарасы билгеләнде. Төзелеш компаниясенең прорабы буларак, предприятие территориясендә ул кара һәм төсле металл калдыкларын урнаштыруга юл куйган. Ачыкланган факт буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары аны РФ КоАП 8.2 ст. буенча ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") җаваплылыкка тарткан. Штраф суммасы 20 мең сум тәшкил итә.

Әҗәтнең билгеләнгән срогында түләнмәвенә бәйле рәвештә, экологлар судка мөрәҗәгать иткән. Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар чыгарылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International