Шәһәр балалар экология-биология үзәге Әйләнә тирәлекнең яшь тикшеренүчеләренең россиякүләм конкурсының шәһәр этабын игълан итә. Катаншу өчен 12-18 яшьлек балалар чакырыла.
Эшләр һәм анкета-заявка 2018 елның 2 октябреннән 30 ноябренә кадәр ШБЭБҮ кабул ителә, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Космонавтлар урамы, 57. Призлы урыннарны алган балалар конкурсның киләсе этабында катнашу өчен Федераль балалар экологик-биологик үзәгенә җибәрелә.
14-18 яшьлекләр өчен түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителә:
- "Агроэкология";
- "Зоология һәм умырткалы хайваннар экологиясе";
- "Зоология һәм умырткасыз хайваннар экологиясе";
- "Зоотехния һәм ветеринария";
- "Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе";
- "Кеше экологиясе һәм аның сәламәтлеге";
- "Экологик мониторинг";
- "Ландшафт экологиясе һәм экосистемаларны комплекслы тикшерүләр".
12-13 яшьлек катнашучылардан "Яшь тикшеренүчеләр" номинациясе буенча экологик эчтәлеге булган, табигый-фәнни юнәлешле өйрәнү тикшеренүләре кабул ителә.
Чара нигезләмәсе белән сайтта танышырга була: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm, белешмәләр өчен телефон – 273-48-55.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте