Бүген Казанның Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Мәктәп эко-патруле" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 2017 елның 1 сентябреннән башлап 2018 елның 31 августына кадәр анда Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Конкурс Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештырылды. Гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы балалар махсус булдырылган мобиль кушымта ярдәмендә санкцияләнмәгән чүплек урыннары турындагы мәгълүматларны теркәп бардылар һәм Экология министрлыгына юлладылар, алар буенча инспекторлык составы бу урыннарны тәртипкә китерү буенча чаралар күрде. Калдыкларны законсыз урнаштыру урыннары турында барлыгы 7200 фотохәбәр юлланган. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков ачты. Ул конкурста катнашучы мәктәп укучыларының югары активлыгын билгеләде: "Планетаның киләчәге өчен җаваплы карашта булганнары, әйләнә-тирә мохитне саклаудагы уртак эшкә керткән өлеше өчен яшь коллегаларга рәхмәт белдерәбез. Сез өлге үрнәге булып калмыйча, сыйныфташларыгызны һәм кече дусларыгызны да үз артыгыздан ияртәсез". Әлеге проектның әһәмиятен Табигатьтән файдалану өлкәсендә Татарстан Республикасы буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та билгеләп узды. Ул Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитәкчелегенә көйләнгән эш өчен һәм яшь экологларга әйләнә-тирәлекне яклау эшендәге активлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Казан, Түбән Кама, Алексеевск һәм Спас районнары укучылары барыннан күбрәк активлык күрсәткән.
"Мәктәп эко-патруле" конкурсында җиңүчеләр:
"Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 сыйныфлар: Сәлахетдинов Ринат Рамил улы.
"Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 сыйныфлар: Әшраповы Таһир Зөфәр улы һәм Галиева Алия Илназ кызы.
"Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 сыйныфлар: Нигъмәтуллин Эмил Рәис улы, Сәлахетдинов Рөстәм Рамил улы.
"Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 сыйныфлар: Хәбирова Лиана Ленар кызы, Хәннанова Азалия Илнур кызы.
"Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 сыйныфлар: Хәбирова Сабина Ленар кызы, Ашмарин Кирилл Валентинович.
"Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 сыйныфлар: Мошков Илья Михайлович, Иванов Алексей Сергеевич.
Экологларның актив ярдәмчеләре бүген турист комплекты, гироскутер һәм велосипед алды.
Исегезгә төшерик, 2018 елның 1 сентябреннән "Мәктәп эко-патруле" V республика конкурсы старт алды Катнашу өчен кесә телефонына "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасын урнаштырырга, аның ярдәмендә санкцияләнмәгән чүплекне яки агынты суларны җирлек рельефына түгү фактларын теркәргә һәм фото- яки видеохәбәрләрне Татарстанның Экология министрлыгына җибәрергә кирәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте