Азнакай укучылары яраксыз әйберләрне экобизәкләргә әверелдергән

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Кызганмыйча ташларга мөмкин булган бар нәрсәне файдаланырга була, моның өчен иксез-чиксез балалык фантазиясенә ирек кенә бирергә кирәк. Әйтик, яраксыз материал оригиналь зонтикка, эшләпәгә яисә күлмәккә әверелергә мөмкин, дип күрсәтте Азнакай районы мәктәп укучылары. "Тылсымлы әверелешләр" экологик мода күрсәтелешен "Азнакай ш. гимназиясе" гомуми белем бирү учреждениесе базасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре оештырган. Калдыклардан икенче мәртәбә иҗади куллану күнекмәләрен экологлардан тыш Азнакай ш. Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, мәгариф идарәсе башлыгы Альберт Рәхманов, Азнакай урманчылыгы җитәкчесе Эльвир Хаҗиев, Азнакай урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров, шәһәрне төзекләндерү предприятиесе җитәкчесе Валерий Тимиряев бәяләде.

"Иң яхшысын ачыклавы алай ук җиңелләрдән булмады. Балалар фантазиясенә чик юк. Һәр хезмәт - оригиналь идеянең чынбарлыкка ашырылышы, - дип билгеләде Ык буе ТИ белгече Эльза Вәлиева. - Яраксыз материалдан әйбер ясый белү - балаларга яраксызга чыккан әйберләрдән күп нәрсә эшләп булуы, нинди дә булса яңалык һәм кызыклы нәрсә тудыруы турында күрсәтүнең яхшы ысулы. Шешәләрне, тартмаларны, бөкеләрне табигатькә ташламыйча, аны чүпләмичә, мөстәкыйль рәвештә уенчыклар яки өй өчен кирәк-яраклар ясарга була".

Район предприятиеләренең тырышлыгы белән гимназия базасында бу көнне калдыкларны аралап җыю өчен контейнерлар барлыкка килде. Чүпне сортларга аеру балалар өчен табигать саклау эшенә үзеннән өлеш кертүне мөмкин итәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International