Мәскәүдә Бөтенроссия конгрессы кысаларында җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен дәүләти җайга салу мәсьәләләре каралачак

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 4-5 декабрендә Мәскәүдә "Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти җайга салу 2018 Кыш"  XVII Бөтенроссия конгрессы узачак. Чараны "Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы" компанияләре төркеме оештыра.

Конгрессның ике көне дәвамында тәҗрибәле эксперт-практиклар түбәндәге мәсьәләләрне караячак:

- 2018 елда җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану;

- Файдалы казылмалар табуны лицензияләү. Җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын яңадан рәсмиләштерү, үзгәрешләр кертү, туктату һәм чикләү;

- Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең җир асты байлыкларыннан файдаланучы компанияләр белән эше;

- Авыр чыгарыла торган запаслар;

- Җир кишәрлеген арттыруга заявка материалларын җыю кыенлыклары;

- Федераль әһәмияттәге һәм җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләренең хокукый режимын камилләшерү;

- Җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына конкурслар һәм аукционнар оештыру һәм аларны уздыру процедураларын, бер тапкыр түләү алу механизмын камилләштерү, мәнфәгатьләрне яклау;

- Җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирүнең заявка принцибы;

-Җир асты байлыкларын геологик өйрәнү. Җир асты байлыклары турында геологик мәгълүматның хокукый режимы;

- 2018 елда җир асты байлыкларыннан файдалану максатларында җир кишәрлекләрен бирүне хокукый җайга салу;

- Углеводород чималы ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын әзерләү кагыйдәләре;

- Проект документларының экспертизасын үткәрү;

- Каты файдалы казылмалар ятмаларын эшкәртүне хокукый җайга салу;

- Ликвидация фондларын формалаштыру принциплары;

- Гомум таралган файдалы казылмаларга бирелгән җир кишәрлеге өлешләре һәм файдалы казымаларны юдыртып чыгару.

Катнашучылар сорауларын бирә һәм Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, "Росгеолэкспертиза" ФБУ, "ГКЗ" ФБУ, ВНИГНИ ФДУП, И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ РДУ, "Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча экспертлар җәмгыяте" МАҖ вәкилләре һәм башка экспертларның җавапларын тыңлый алачак.

Өстәвенә, планнан тыш тикшерүләрне үткәрү өчен нигезләр билгеләү, гомум таралган файдалы казылмаларга разведка үткәрү һәм чыгару өчен җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирү, җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирү буенча вәкаләтләрне беркетү; элек борауланган скважиналарны җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга тапшыру тәртибен беркетү өлешендә федераль закон проектлары, җир кишәрлекләрен тартып алу новеллалары каралачак.

Өстәмә мәгълүматны (495) 971-5681, (495) 988-6115 телефоннары, info@asergroup.ru электрон почтасы аша һәм Конгресс сайтында www.nedra.asergroup.ru алырга мөмкин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International