ТР Экоминистрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләренә мәктәп укучыларыннан Түбән Кама һәм Зур Афанас авылы читендәге законсыз чүплек урыны турында хәбәр килде. Әлеге урынга чыккач дәүләт инспекторлары 2 куб м. пыскып ятучы калдыкларга тап булды. "Бу урын безнең игътибарда тора: биредә зур чокыр казылган иде, анда даими рәвештә чүп ташлана һәм яндырыла", – дип сөйләде экологлар.
Хәзерге вакытта гараж-төзелеш кооперативы рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ беркетмә төзелде. Табигать саклау законнарын бозу билгеләнгән тәртиптә бетерелергә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте