Табигать ядкәренә кул сузганнар. Лаеш районында күлне күмү факты ачыкланды

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

"Ковал күлен күмәләр!". Лаеш районында яшәүче берничә кешедән берьюлы кайнар линия телефонына һәм "Халык контроле" системасына хәбәрләр килде. Тикшерү максатында әлеге урынга экологлар чыкты.

"Су объекты акваториясен күмү факты расланды. Моннан тыш, яшел утыртмаларны кисү факты да теркәлде, шулай ук 725 кв. м мәйданда җирләр бозылган. Карау вакытында җир эшләре алып барылмый, техника юк иде", – дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов. Бүгенге көндә туфракның уңдырышлы өслеген үзирекле рәвештә салдырып алу факты буенча экологлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 ст. 1 өлеше буенча административ эзләтү эшен кузгатты. Яшел утыртмаларны кисүнең законлы булу-булмавы һәм махсус саклана торган табигать территориясендәге режимны бозу өлешендәге мәсьәләләрне Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында караячаклар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International