Әлки районы Чуаш Майнасы авылы килгән кунакларны чәчәк белән түгел, ә чүп белән каршы ала. Битараф булмаган гражданнардан шикаять "Халык контроле" системасы аша килде. Томск урамы буенча калдыкларны законсыз урнаштыру урыны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан урынга чыккач раслама алды. 30 куб. м. күләмендәге көнкүреш калдыклары белән 110 кв. мәйданлы территория чүпләнгән иде. Җир кишәрлеген тиешле санитар-эпидемиологик торышка китерү максатында авыл җирлеге Башкарма комитетына карата экологлар йогынты актын тапшырды. Ике атна эчендә законсыз чүплекне бетерделәр.
Идел-Кама ТИ инспекторлары хәбәр иткәнчә, тагын 2 санкцияләнмәгән чүплек урыны тәртипкә китерелде – Әлки районының Биләр авылында һәм Балык Бистәсе районының Олы Елга авыл җирлегендә. Чүпләнү урыннары турындагы хәбәрләр "Халык контроле" аша алынды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте