Яраксыз материалдан эшләнмәләр ясау, фенологик күзәтүләр, мәрхәмәтлелек ярминкәләре һәм экологик конкурслар. Боларның барысы да яңа уку елында Арчаның 3 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе – балалар бакчасында укучы балаларны көтә. Быелгы көздән башлап биредә "Экологик ГТО" проекты тормышка ашырыла. Укучыларны һәм өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләрне яшь экологлар рәтенә багышлау линейкасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. "Табигатькә хозурланыр өчен, һичшиксез аның турында кайгыртырга кирәк. Кешеләр үз өйләрендә урмадагы кебек чүпне ташламыйлар бит. Әйдәгез, табигатьне саклыйк, чөнки аның торышы бездән тора!"– дип мөрәҗәгать итте сәламләү сүзләре белән укучыларга ТР Экоминистрлыгы белгече Фирдәүсә Латыш.
Экологик проектның максаты укучыларның тере һәм тере булмаган табигать законнары турында белем дәрәҗәсен арттырудан, экологиягә карата кызыксыну уятудан һәм тулаем алганда әйләнә-тирәлеккә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт. УББМ директоры Люция Фатыйхова билгеләп узганча, "Экологик ГТО" 7 елга исәпләнгән. Уку елы башыннан бирле укучылар "Макулатура тапшыр – агачны сакла!" акциясенә кушылган, шәһәр чишмәләрен өйрәнү буенча тикшеренү эшчәнлеген алып бара.
Якын киләчәктә мәктәп укучылары өчен "Җир – киләчәк планетасы" экологик бәйрәме, "Зәңгәр агынты" акциясе, "Экомода" конкурсы, ТР Экоминистрлыгының Төньяк ТИ инспекторлары белән экология дәресләре оештырылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте