Тәҗрибә уртаклашу өчен 4 көн Кырымда. "Чиста булачак" экологик хәрәкәте активының республика мәктәбе кысаларында аерым билгеләнгән 3 волонтер Кырым коллегалары белән очрашты. Менә инде бер ел дәвамында Бакчасарайның төзелеш, архитектура һәм дизайн көллиятендә экологик хәрәкәт күзәнәге эшләп килә. Даими рәвештә, ярты елга бер мәртәбә, ике республика активистлары киләчәккә планнар турында сөйләшү һәм яңа уртак проектларны тормышка ашыру максатында очраша.
Кырым Республикасында булганда Татарстан активистлары шәһәрдәге студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашты, аларга экохәрәкәт эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм квест-уен форматында ничек итеп өмә уздырып булуы хакында күрсәтте. Түгәрәк өстәл барышында экология мәсьәләләрен хәл итүдә яшьләрне катнаштыру буенча тәкъдимнәр турында сүз барды. "Экологик юнәлешле чараларның яңадан-яңа яшьләрне җәлеп итүе сөендерә. Ә бу исә волонтерларның эшчәнлеге үз җимешен бирә, дигән сүз", – дип билгеләде активист Самат Фәсхетдинов.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте