Табигатькә битараф түгел. Чаллы скаутлары Менделеевск районындагы чишмәне төзекләндерде

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Чаллы мәктәп укучылары ялларны чисталык эгидасында уздырды. 20 экоактивист – скаутлар һәм аларның ата-аналары – экологик өмәдә катнашты. Менделеевск районының Ижевка авылы янәшәсендәге чишмә территориясендә җыештыру эшләре башкарылды. Иҗтимагый берләшмәдә катнашучылар билгеләп узганча, алар ел саен чыганакларны торгызу һәм чистарту эшләрендә катнаша.

Өмә барышында ихтыяри затлар сулыкка төшү урынын ауган агачлардан, яфракларда чистартты; чишмәгә килә торган урында яңа күпер култыксаларын урнаштырды; чыганак янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерде.  Моннан тыш, скаутлар тарафыннан ял итү урыны да төзекләндерелде – ауган бүрәнәләрдән коймалар урнаштырылды, өстәл һәм ике эскәмия төзелде. "Ял итүчеләргә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен саклау зарурлыгы турында кисәтү, шулай ук күрсәтмә агитация уздыру максатында без мәгълүмат плакатларын эшләдек һәм урнаштырдык", – дип хәбәр итте өмәдә катнашучылар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International