16 октябрьдә Менделеевск һәм Алабуга районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров халык сорауларына җавап бирәчәк.
10.00 сәгатьтә Менделеевск районында халык кабул ителәчәк – район Башкарма комитеты бинасында (Менделеевск ш., Фомин ур., 7 й.). Телефон буенча алдан языласы: (85549) 2-79-79.
13.00 сәгатьтә Алабуга муниципаль районы Советының кече залында халык кабул ителәчәк (Алабуга ш., Нефтьчеләр пр., 30 й.). Белешмәләр өчен телефон: (85557) 3-08-27.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте