Әлмәт районындагы ял базасы территориясе төзелеш калдыклары белән чүпләнгән. ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары контроль чаралар барышында ачыклаганча, чүплек база территориясендә эшләр башкарган төзелеш компаниясе тарафыннан барлыкка китерелгән. "Биредәге чүпләр биналарны сүтү нәтиҗәсендә калдырылган, чүпләү мәйданы 106,8 кв. м. тәшкил итә. Шулай ук биредә без әлеге объект чүпләренең калдыкларны чыгару өчен билгеләнгән урыннарга чыгарылмавын да ачыкладык, алар янәшә территориядә тупланып бара", – дип сөйләде экологлар. Хәзерге вакытта чүплек барлыкка килүгә юл куйган юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ эзләтү эше алып барыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте