Табигатькә ничек ярдәм итәргә кирәклеге хакында мәктәпкәчә яшьтәге Әлмәт балаларына ЭКО-дәрес кысаларында аңлаттылар

2018 елның 12 октябре, җомга

Әлмәт шәһәренең 35нче «Әкият иле» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигать дөньясы» темасына экологик дәрес үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы укытучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә кеше һәм табигатьнең аерылгысыз бәйләнеше турында сөйләделәр. «Әйләнә-тирә дөньяга Һәр кеше үз көченнән килгәнчә һәм яшенә карап ярдәм итә ала, - дип мөрәҗәгать иттеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга. – Моны ничек эшләргә була, бүген шул хакта өйрәнербез». Тәрбияче Илгизә Әхмәтханова белән берлектә балалар Министрлык хезмәткәрләре бүләк иткән «Экология мәктәбе» уен әсбабы белән танышты, катыргыдан җимлек җыярга өйрәнде. Әзерләнгән өйләрне балалар уен мәйданчыгы территориясендә элделәр, кошларга нәрсә ашатачаклары турында сөйләделәр һәм аларның рационына нинди табигый татлы ашамлыклар туры килүе турында фикер алыштылар. «Урман сукмагында» дигән мультфильмны караганнан соң, Илгизә Әхмәтханова балалар белән Бүре һәм Төлке геройларының гамәлләрен тикшерде. Балалар урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеге һәм үсемлекләр һәм хайваннар өчен урманның әһәмияте турында зур дәрес алды.

Очрашу ахырында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны территорияләрне яшелләндерү буенча гамәли эшчәнлеккә дә җәлеп иттеләр.Ата-аналар белән берлектә балалар бакчасының якын-тирә кишәрлегендә чыршы, каен һәм алмагач үсентеләре утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International