Су янында җир эшләре. Мөслим районында экологлар закон бозу очрагын чикләде

2018 елның 12 октябре, җомга

Экскаватор, тракторлар, үзбушаткычлар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Мөслим районындагы Ык елгасының яр буе полосасында җир эшләрен алып баручы махсус техниканы теркәде. Зур Чакмак авылыннан көнчыгыштарак ком-гравий катнашмасын законсыз чыгару су кисеменнән ике метр ераклыкта башкарылган. Законсыз гамәл кылу урынының гомуми мәйданы 1 200 квадрат метр тәшкил итә.

Экологлар билгеләп үткәнчә, бу очракта «Җир асты байлыклары турында» РФ Законының 11 ст. бозу турында сүз бара, су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары турында РФ Су кодексының 65 ст. бозылган. Прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен эшнең барлык материаллары Татарстан районара табигать саклау прокуратурасына тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International