Әлмәттә су төбен тирәнәйтү эшләре елганың пычрануына китергән

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Су тонык һәм үз төсен үзгәрткән. Әлмәт халкыннан Дала Зәе елгасындагы суның сыйфатына карата шундый хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, урынга килеп, Яр буе территориясен тикшерде һәм пробалар алды. Анализ нигезендә суда үлчәнгән матдәләрнең концентрациясе арткан булуын ачыкладылар. Экологлар ачыклаганча, су төбен тирәнәйтү эшләрен башкарганда су куллану кагыйдәләрен бозу моңа сәбәп булган. Юридик оешмага карата инспекторлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 статьясының 2 нче өлеше (“Су объектларында файдалы казылмалар, торф, сапропель чыгарганда, шулай ук су асты һәм су өсте корылмаларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә, балык тотканда, суднолар йөрешен башкарганда, нефть үткәргечләрне һәм башка продукт үткәргечләрен салганда һәм эксплуатацияләгәндә, су төбен тирәнәйтү, шартлату һәм башка эшләрне башкарганда йә дамбалар, порт һәм башка корылмалар төзегәндә яки эксплуатацияләгәндә судан файдалану кагыйдәләрен бозу”) буенча административ беркетмә төзеделәр. 30 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International