Кара металл белән капланган 2 250 кв.м. җир. Экологлар калдыкларны саклау кагыйдәләрен бозу турындагы эшне тикшерә

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Кара металл ватыклары һәм калдыклары, файдаланудан чыккан автомобиль шиннары. Болар барысы да гомуми 2 250 квадрат метр мәйданда Әлмәттә металл ломы кабул итү пункты территориясендә сакланган. Лапас һәм периметр буенча автономияле чистарту корылмалы яңгыр суларын агызу челтәре булмый торып, предприятие кабул ителгән бөтен ломны ачык мәйданчыкта урнаштырган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре туфракларга китерелгән зыянны бәяләү максатыннан пробалар алды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 «Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү» статьясы буенча административ тикшерү алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International