Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрнең ниндиләрен белергә һәм үтәргә кирәк, хокук бозуларның нәтиҗәләре нинди? ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең 2нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән эко-әңгәмә үткәрде. Балалар, яшь булуына карамастан, әйләнә-тирә мохит турында күп белә һәм үзләренең белемнәрен зур кызыксыну белән тулыландыра. «Урманда тапталган сукмаклардан, яңаларын төземичә, йөрергә кирәк, тавышланмаска, кырмыска ояларын җимермәскә, чәчәкләрне бәйләме белән өзмәскә кирәк», - дип сөйләде экологлар. Шулай ук идарә белгечләре балаларга алар да ата-аналары белән бергә катнаша алырлык, территорияләрне чистарту һәм агачлар утырту буенча табигать саклау акцияләре турында сөйләде.
«Үсемлекләрнең, хайваннарның, гөмбәләрнең, микроорганизмнарның, туфракның һәм суның аерылгысыз бәйләнешен балаларга аңлату - безнең бурычыбыз. Киләчәктә балаларны бик күп игелекле эшләр көтә. Чәчкән экологик аң орлыгы киләчәктә шытып чыгар, дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте экологлар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте