Бүген «Чиста Татарстан» тапшыруында республикада калдыкларны аерым җыю турында сөйләячәкләр

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген «Чиста Татарстан» тапшыруында калдыкларны аерым җыю темасы буенча фикер алышачаклар. Аерым җыюның әһәмияте нәрсәдә, икенчел чималдан нәрсә җитештерәләр һәм республика башкаласында әлеге системаны кертүнең нәтиҗәләре турында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин һәм калдыкларны эшкәртү буенча компания вәкиле Илнур Рамазанов сөйләячәк.

«Чиста Татарстан» тапшыруын «Татарстан-24» телеканалында 12:30, 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә һәр чәршәмбе көнне, шулай ук http://tatarstan24.tv/projects/ecology/ сайтында карый аласыз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International