Суда хокук бозган судно хуҗасына ярты миллионлы штраф яный

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Суда гомумтаралган файдалы казылмалар табу шартларын бозган өчен җир асты байлыкларыннан файдаланучыга 500 мең сумга кадәр административ штраф яный. Бүген Куйбышев сусаклагычы акваториясен мониторинглау кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары тарафыннан "Победиловский" ятмасы чикләрендә эшкәртү эшләрен уздыручы судно тикшерелде. Билгеләнгәнчә, су объектыннан файдалану эше гамәлдәге сроклары беткән документлар нигезендә гамәлгә ашырылган. Моннан тыш, судноны ГЛОНАСС спутник навигациясе системасына тоташтыруның зарури шарты да үтәлмәгән.

Әлеге факт буенча судно милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өл. ("Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану") нигезендә административ беркетмә төзелүе турында хәбәрләмә җибәрелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International