"Чәчәкләр, үләннәр һәм агачлар үсә торган Җирнең зур байлыгы кешеләр һәм хайваннар өчен йорт булып хезмәт итә, аларны тукландыра. Боларның барысы да – туфрак турында", – дип сөйли башлады планетабызның әһәмиятле табигать ресурсы турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре. "Туфрак" темасына эко-дәресне алар Буадагы лицей-интернатның (сәләтле балалар мәктәбе) бишенче сыйныф укучылары өчен уздырды.
Экологлар балаларга туфракның барлыкка килү процессы, аның микро һәм макроорганизмнар белән үзара бәйләнеше турында сөйләделәр. "Туфрак гасырлар һәм мең еллар дәвамында барлыкка килгән. Дөрес итеп эксплуатацияләгәндә ул үзенең үзлекләрен югалтмый, ә бары тик яхшыра гына", – дип билгеләде алар. Мәктәп укучылары шулай ук туфрак белеме өлкәсендә үзләренең белемнәре һәм табигать байлыкларын саклау өчен аларның һәркайсы таяна торган кагыйдәләр белән уртаклашты: "Чүп ташламыйбыз!", "Учаклар якмыйбыз!", "Өмәләргә йөрибез!", "Чәчәкләр һәм агачлар утыртабыз", – дип сөйләде балалар.
Балаларга белем бирү учреждениеләрендә эко-мәгърифәтчелек чаралары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан даими уздырыла. Дәресләр барышында балалар табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәнә, аларда үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларына карата сакчыл караш тәрбияләнә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте